Чистай шәһәренең “Юлдаш” интернат-йортында миһербанлылык дәресе уздырдылар

2015 елның 21 августы, җомга

Бүген Чистай шәһәренең “Юлдаш” өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында гадәти булмаган очрашу булып узды. “Игелекле гамәл” исеме астында аналарны һәм балаларны, гаиләләрне яклау бүлеге һәм интернатта яшәүчеләр беренче тапкыр мондый чараны оештырды.

Биредә яшәүче Лилия Әглиуллина әлеге дәрес барышында гади генә кәгазьдән йөрәк формасындагы бик матур сувенир ясау серләре белән уртаклашты. Аның максаты - тормышта авыр, кыен хәлдә калучыларга карата шәһәребездәге һәр кешенең күңелендә кызгану хисен уяту, игътибарны арттыру, мөмкин кадәр ярдәм итүдән гыйбарәт.

Аллаһы Тәгалә һәр кешедән шәфкатьле, игътибарлы, миһербанлы булуыбызны таләп итә. Кадерле милләттәшләребез, тирә-ягыбызда ярдәмгә мохтаҗ кешеләр шактый. Кайберәүләрнең күңелен күрергә, яралы йөрәген сихәтләргә гади генә җылы сүз дә җитә. Әйдәгез игътибарлы булыйк, бер-беребезне хөрмәт итеп яшик.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International