Бөгелмәнең “Возрождение” үзәгендә тәрбияләнүчеләр “Экологик сукмак” уенында катнашты

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында ҖАҖ "Лукойл" "Җир синең учыңда" социаль-мәдәни проектын гамәлгә ашыру кысаларында Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Экологик сукмак" уен-сәяхәте узды. Әлеге сәяхәт балаларның табигать турында белемнәрен киңәйтүгә, туган туфракка сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Тәрбияләнүчеләр "Музыка", "Спорт", "Яшел даруханә" һәм "Әкият" тукталышларына сәяхәт ясадылар. Чара дәвамында балалар кызыксынып конкурсларда катнашты,уеннар уйнады, викторина сорауларына җавап бирде, бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар белде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International