Шушы көннәрдә Теләченең “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан чара оештырды.
Әлеге чара карамактагы балалар өчен үтте. Биредә малайлар һәм кызлар Яңа Кырлай авылында урнашкан музейга экскурсиягә барды.