Бүген Чистайның "Лидер" универсаль спорт комплексы базасында терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган инвалидлар арасында бочча буенча Республика чемпионаты узды.
Бочча җирдә керлингны хәтерләтә. Бу чемпионатта Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагында торучы Оксана Большакова да катнашты. Узган елны ул бу ярышларда беренчелекне яулаган иде. Бу елны да лаеклы конкурентлар күп булуга карамастан, алтын бүләкне ычкындырмады. Команда зачетында Чистайның интернат-йорт инваспортсменнары 2нче урынга лаек булды.