Кичә Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш төркеме әгъзалары үзмәшгульлекне оештыруга дәүләт финанс ярдәме алган гражданнар янында булып кайтты.
Үзәк белгечләре эшкуарлык эшчәнлеген алып бару һәм башкарылган эшләрнең күләме белән танышты.
Эш төркеме тарафыннан билгеләнгәнчә, сатып алынган җиһазлар һәм чыгым материаллар бизнес-планга туры килә һәм хисап бирү сроклары саклана.