Вакансияләр ярминкәсе Яр Чаллыда утте

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә  вакансияләр ярминкәсе үтте. Ул лаеклы ялда һәм лаеклы ял яшенә якынлашучы эшсез гражданнар өчен оештырылган иде.

Чараның максаты – эшсез гражданнарга эшкә урнашырга булышу, буш эш урыннары турында мәгълүмат алу мөмкинлеген арттыру, мәшгульлек үзәген халыкка якынайту, күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфатын һәм куллануын яхшырту иде. Мондый ярминкәләрдә теләге булган һәрбер шәһәрдәшләребез , мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итмичә дә, катнаша ала.

Эш эзләүчеләр белән очрашуга шәһәребезнең 9 оешмасыннан кадрлар белән эшләү бүлеге белгечләре килгән иде: ҖЧҖ “Газобетон”, ҖЧҖ “Склад СФК”, УМҖ “Электр транспорты”, ҖЧҖ “Содексо ЕвроАзия”, ПДПО “Жемчужина” санаториясе, ҖЧҖ “Ак Барс Металл” һәм башкалар.

Эш бирүчеләр 280 артык буш эш урыннары тәкъдим итте: сәүдә залы тикшерүчесе, шәфкать туташы, укчы, кассир, камыр эшләнмәләре остасы, төяү җайланмасы йөртүче, юл монтеры, агач остасы, автобус йөртүче, слесарь-ремонтчы, кондуктор, лаборант, арматурчы, дозировщик, мост краны машинисты, кухня эшчесе, пешекче, төяүче-комплеклаучы  һәм башкалар.

Шулай ук мәшгульлек үзәгенең буш эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде, бүгенге көндә анда барлыгы 3870 урын исәптә тора, шуның 283 лаеклы ял яшендәге гражданнар өчен.

Ярминкәгә барысы 156 шәһәрдәшебез килде, алга таба эшкә урнашу өчен шуларның 17-сенә юлланма бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International