"Өмет" үзәге карамагындагы гаиләләр "Әти-әниләрне саклагыз" акциясендә катнашты

2016 елның 4 июле, дүшәмбе

Кабычның "Өмет" халыкка социаль хезмәт үзәге карамагындагы гаиләләр өчен "Әти-әниләрне саклагыз" дип исемләнгән акция үткәрелде. 

Очрашу концерт программасы белән башланып китте. Биредә гаилә турында күңелле һәм эчтәлекле  җырлар, шигырьләр яңгырады. Шулай ук чара барышында "Яхшы Фото" фотозонасы эшләде. Анда барлык теләүчеләр кызыклы мизгелләрне фотога төшереп калдырды. Чара ахырында балаларга бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International