Иртәгә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Идел буе районы социаль яклау бүлегендә "Мәскәү – Владивосток" автомобильләр узышына багышланган түгәрәк өстәл утырышы узачак.
Чара 15.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Р.Зорге урамы, 39 йорт адресы буенча уза.
Исегезгә төшерәбез, яшь инвалидлар оешмалары Ассоциациясе Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать Палатасы ярдәме белән 4 июльдән 31 июльгә кадәр Мәскәү – Владивосток автомобильләр узышы оештыра. Узышның катнашучылары - гадәти яшьләр белән бергә инвалидлыгы булганнар.