Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында тәҗрибә уртаклашу буенча мастер-класс үтте. Биредә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең педагоглары һәм психологлары катнашты.
Тернәкләндерү үзәге социаль педагогы Ирина Вдовина мөмкинлекләре чикле балалар белән ком терапиясе үткәрү хакында сөйләде.
Мастер-класс барышында катнашучылар әлеге терапиянең теоретик һәм практик ягы белән танышты.