Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан "Минем гаиләм" спорт бәйрәме узды.
Чарада приютта тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре 2 командага бүленеп ярышты.
Моннан тыш, спорт ярышларыннан соң, балалар викторинада катнашты. "Минем гаиләм" темасына рәсемнәр һәм плакатлар әзерләде.