Бүген Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе үтте.
Эш эзләүчеләр белән очрашуга шәһәрнең 5 оешмасыннан кадрлар бүлеге белгечләре килде. Катнашучыларга 3500 вакантлы эш урыннары тәкъдим итте.
Кече ярминкәдә 84 кеше катнашты, шуларның 10сына алга таба эшкә урнашу өчен юлланма бирелде.