Биектауның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре социаль проектлар эшләү буенча актив эшчәнлек алып бара. Шулай итеп, агымдагы елда 4 социаль проект эшләнде, шуларның 2се төрле номинацияләрдә җиңеп чыкты.
"Өмет нуры – Луч надежды" проекты муниципаль дәрәҗәдә авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү максаты белән булдырылды.
"Адым арты адым" проекты иректән мәхрүм итү урыннарыннан чыккан затларны тернәкләндерүгә юнәлтелгән.