Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Рус каены бәйрәме" узды. Чара рус халкы тарихына һәм мәдәниятына кызыксыну уяту максаты белән оештырылды.
Чара барышында балалар традицияләр турында гына белеп калмыйча, үз куллары белән учреждение территориясендәге агачларны буялар белән бизәде.