Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Play Day" игротекасында булып кайтты. Алар биредә виртуаль уеннар дөньясына чумды, карусельләрдә уйнады.
"Күпчелек егет һәм кызлар беренче тапкыр игротекада булды, үз чиратында бу сәяхәт тирән тәэсирләр калдырды", - дип сөйләде приют педагоглары.