Кичә Чистайның “Юлдаш” өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагы өлкәннәр Татарстан Республикасы территориясендә яшәгән якташлары һәм туганнарында кунакта булып кайтты. Әлеге чара ел саен уздырыла тоган “Тугак Як” акциясе кысаларында үткәрелде.
Үзләренең кече ватаннарына Мингали Мортазин һәм Каинә Садыйкова юл тотты. Аларга карата игътибардан канәгать калып, өлкән кешеләр акцияне оештыручаларга рәхмәт сүзләрен җиткәрде.