Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Скакалка" балалар бәйрәмнәре оештыру студиясе, "Киндерленд" күңел ачу үзәге белән берлектә "Сосновка" сәламәтләндерү лагеренда һөнәри юнәлеш бирүче чара оештырды.
Бәйрәм үз эченә кызыклы программаны туплап, "Һөнәрләр дөньясы" исеме астында узды. Балалар биредә "һөнәрләр әлифбасы" квест-уенында яратып катнашты.
Шулай ук балигъ булмаганнар игътибарына төрле профессия мәйданчыклары тәкъдим ителде. Алар арасында: "Архитектор", "Аэродизайнер", "Парикмахер", "Пешекче", "Фельдшер", "Ландшафтлы дизайнер", "Фотограф" һ.б. бар иде.
Чарада барлыгы 6-14 яшьтәге 200дән артык бала катнашты. Җиңүчеләргә бүләкләр, грамоталар тапшырылды.