Казанның Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен "Татарстан – минем республикам" дигән темага патриотик чара уздырды.
Чараның максаты - яшүсмерләрдә туган якка карата мәхәббәт тәрбияләү, аның мәдәнияты белән таныштыру, гражданлык позициясен формалаштыру.
Чара туган якның мәдәниятын һәм гореф -гадәтләрен тасвирлаучы, тарихи ядкарь булып торган Зөя, Болгар һәм Алабуга шәһәрләре турында сөйләүче "Татарстан – минем республикам" дип исемләнгән видеофильм карау белән башланды.
Алга таба яшүсмерлләр рус һәм татар телләрендә Татарстан Республикасының күренекле шагыйрьләре иҗатыннан өзекләр укыды, "Татарстан халыкларының мәдәнияты, байлыклары һәм гореф- гадәтләре" дигән викторинада катнашты, "Төс буенча флагны җый", "Чакыру билеты", "Бу минем урам" дигән шәхси иҗади биремнәр үтәде.