Бүген Сарманның "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чара узды.
Социаль хезмәтләр алучылар белән очрашуга Сарман авылы район үзәк мәчете имам-хатыйбы Динар хәзрәт чакырылган иде.