“Здравушка” тернәкләндерү үзәгендә терроризмга каршы лекция узды

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге психологы Алинә Рәхмәтуллина “Ничек теракт корбаны булмаска” дип исемләнгән тренинг-дәрес үткәрде.

Дәрестә үзәктә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре катнашты. Тренингның төп максаты булып катнашучыларны игътибар булырга, чит-ят кешеләр белән аралашмаска дигән кагыйдәләр торды.

Әңгәмәдә терроризм психологиясе, террорчылык эшчәнлеге мотивлары һәм терроризм вакытында үзеңне ничек тоту турында сүз барды. Барлык катнашучыларга да махсус әзерләнгән буклетлар таратылды.

Чара 1 сентябрь 2004 елда Бесланда һәлак булганнар истәлегенә багышланган бер минут тынлык белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International