Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министр урынбасары Юлия Абдреева Чирмешән районында булды.
Эш сәфәре барышында ул социаль яклау бүлеге, “ Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, халыкны эш белән тәэмин итү, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат коллективлары белән очрашты.