Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында Алексеевскның "Кайгырту" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр янына кунакка сукыр ивалид бала, баянчы Михаил Скалов килде.
Балалар зур игътибар белән кунакны каршы алды. Очрашу барышында балигъ булмаганнар дуслык, бердәмлек турында яратакан җырларын башкарды.
Музыкант балаларның хәрберсе белән танышып, күбесенең хәтта исемнәрен истә калдырды.