Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан “социаль такси” эше оештырылды.
Авыл-хуҗалыгы ярминкәсендә өлкән яшьтәге гражданнар, инвалидлар һәм пенсионерлар тарафыннан алган продукция аларның өйләренә бушлай китерелде.
Шулай ук, район ярминкәсендә “Игелеклек кәрзине” дә куелган иде.