Инвалидлар Декадасы кысаларында Тукай районында түгәрәк өстәл утырышы узды

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

Инвалидлар Декадасы кысаларында Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре түгәрәк өстәл утырышы үткәрде.

Чарада халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, район үзәк хастаханәсе, пенсия фонды, район инвалидлар иҗтимагый оешмасының вәкилләре катнашты.

Утырышны социаль яклау бүлеге башлыгы башлап җибәрде. Социаль ярдәм бүлеге психологы учреждение хезмәткәрләренең мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү процессы турында хәбәр итте. Шулай ук ата-аналар санатор-курорт юлламаларын рәсмиләштерү тәртибе белән дә танышты.

Шулай ук, пенсия фонды бүлеге башлыгы инвалид бала тәрбияләүче ата-аналарга каралган ташламалар турында сөйләп узды.

Ата-аналар, үз чиратында, мондый очрашуларны уздыруның мөһимлеген билгеләп үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International