"Кояшкай" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең иҗат эшләре күргәзмәсе оештырылды

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәре “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә Инвалидлар декадасы кысасында “Әкияти ил, кайда син, кайда син...?” дигән күргәзмә оештырылды.

Балалар күргәзмәгә алдан ук әзерләнде. Алар йомшак уенчыклар, рәсемнәр, табигый материал, балчык, тозлы камырдан төрле әйберләр ясады.

Күргәзмәдә 44 баланың эше тәкъдим ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International