"Балкыш" үзәгендә тернәкләнүчеләр театральләштерелгән тамашада катнашты

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

Инвалидлар декадасы уңаеннан, 3 декабрь көннне Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсе масса күләм чаралар оештыру белгече Алия Вәлиева чираттагы чара үткәрде.

Бу юлы үзәк хезмәткәре Мәдәният йорты белгечләре белән берлектә Шәмәрдән авыл мәдәният йорты сәхнәсендә “Балкыш” тернәкләндерү карамагындагылар өчен «Урман аланында серле дөнья» исеме астында театраль уенлы тамаша оештырды.

Тамаша барышында һәр шәхескә аерым игътибар бирелде, һәркайсынын физик мөмкинлегенә карап уеннар уйнатылды. Ахырдан һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International