Саба "Балкыш" үзәгендә Инвалидлар декадасы кысаларында чара үткәрелде

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

Инвалидлар декадасы уңаеннан, 5 декабрь көннне Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсе масса күләм чаралар оештыру белгече Алия Вәлиева тарафыннан “Яшьлек” спорт узәге белгечләре белән берлектә «Хәрәкәттә бәрәкать» исеме астында, күңел ачу, ял кичәсе үткәрелде.

Кичәдә төрледән төрле уеннар, җитезлек, җиңеллек конкурслары булды. Уеннар һәр шәхеснең физик мөмкинлегенә карап сайланылган булу сәбәпле ял итучеләр барлык конкурсларда да бик теләп катнашты. Кичә ахыры кунелле флешмоб белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International