Инвалидлар һәм өлкәннәрне актив спорт тормышында катнашуга җәлеп итү максатыннан Балтач "Наз" комплекслы үзәге карамагындагылар өчен шашка турниры үткәрелде.
Турнир нәтиҗәләре буенча ир-атлар арасында Фәнис Сөләйманов, хатын-кызлар арасында Гөлүсә Камалова җиңү яулады. Барлык җиңүчеләргә дә дипломнар тапшырылды.