Балтач комплекслы үзәгендә бәйрәм чарасы узды

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

2017 нче елның 16 нчы гыйнварында “Наз” үзәгендә аз керемле, социаль яктан тотрыксыз гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Наз” хәйриячелек фонды президенты Сәйфетдинова Нурания Фердобаевна ярдәме белән “Мәрхәмәтле тылсымчылар” дип исемләнгән чара узды. Әлеге чара елдан-ел уздырылып килә.

Бәйрәмне ачу өлешендә килгән кунаклар, катнашучылар Нурания Фердобаевна, Казан шагыйрәсе Светлана Грунис, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илхам Гайнетдиновтан җылы, яхшы сүзләр ишетте.

Әлеге чарада Әсхәт Ахмадеев Кыш бабай, “Наз” үзәге социаль педагогы Закирова Наталья Кар кызы, ә “Волонтер” һәм “Яшь гвардия” активистлары фиксиклар булып балаларга кызыклы тамаша куйды. Һәрбер бала үзенең иң теләгән бүләген алуга иреште. Җавап итеп балалар кунакларга үзләренең әзерләп килгән шигырьләрен башкарды. Моның өчен аларга баллы күчтәнәчләр дә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International