"Сәламәтлек әлифбасы" курсы кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Ирина Кожевникова "Нәрсә ул сәламәт яшәү рәвеше?" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.
Чараның максаты булып үз сәламәтлегенә җитди караш формалаштыру, инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләргә сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен гадәтләндерү торды.
Дәрес барышында "Сезнең сәламәтлек!" дип исемләнгән фильм күрсәтелде, аннары аның буенча фикер алышу узды.