Шушы көннәрдә Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Кеше һәм экология" рәсемнәр күргәзмәсе узды.
Чараның максаты булып социаль приют карамагындагыларны әйләнә-тирә мохит проблемаларына җәлеп итү, табигатькә сак караш тәрбияләү торды.
“Балаларның рәсемнәре бик кызыклы һәм үзенчәлекле килеп чыкты. Үз эшләрендә алар шәһәрнең экологик проблемаларын яктыртты, табигатьне сакларга кирәклеген аңладылар”, – дип нәтиҗә ясады приют тәрбиячесе Ирина Фотина.