Шушы көннәрдә Тукай “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Ләйсән Насыйрова Князев гомуми белем бирү мәктәбенең 3 һәм 4 сыйныф укучылары белән “Хисләр дөньясы” темасына төркемле дәрес үткәрде.
Чарада төрле категория гаиләләрдән 16 балигъ булмаган бала катнашты. Дәрес барышында психолог эмоцияләр һәм хисләр исемнәре белән сюжетлы карточкалар, “Хисләр” калейдоскобы кулланды.
Дәреснең максаты булып сыйныфта уңай эмоциональ фон булдыру торды.