2017 нче елның 8 нче февралендә Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре Хайбулова Рәмзия һәм Хаҗарова Мәдинә китапханә хезмәткәре Мартынова Ләйсән белән берлектә “Сталинград” дип исемләнгән патриотик чара үткәрде. Кичәдә мөмкинлекләре чикләнгән 25 кеше катнашты.
Чараның максаты итеп патриотик хисләр формалаштыру, Сталинград сугышы геройларын белү һәм искә алу торды.