Узган атнада республика эш бирүчеләре 2 968 вакантлы эш урыннары тәкъдим итте

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 7 нчы февраль көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15 191 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 319 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,74% күрсәткечендә саклана.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 26 420гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2968 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында исә 912 кеше эшсез дип танылган, шуларның 855е – моңа кадәр хезмәт куйган. 68 граждан оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International