Совет районында узган вакансияләр ярминкәсендә 217 кеше катнашты

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Казан шәһәре Совет районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә узган вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясалды.

Исегезгә төшерәбез, чарада районның түбәндәге 4 предприятие һәм оешма вәкилләре катнашты: "КазХимНИИ" АҖ, "Таттелеком" ГАҖ, "Татэлектромонтаж" АҖ, Татарстан Республикасы Совет районы буенча Хәрби комиссариаты бүлеге, "Росттелеком" ГАҖ.

Мини-вакансияләр ярминкәсендә 217 кеше булды, шуларның 27енә алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International