Бүген Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар Яуширмә авылы тарихи-мемориаль һәм этнография комплексында булдылар.
Экскурсия татар милли хәрәкәте эшлеклесе, язучы, публицист Гаяз Исхакыйга 139 ел тулу уңаеннан оештырылды. Интернат карамагындагылар язучы туып үскән утарда булды, интерьер, хатлар, документлар белән танышты.
Музей хезмәткәрләре кызыклы экскурсия оештырды, шулай ук интернат-йортның китапханә фондына китаплар бүләк итте.