Шушы көннәрдә Лаеш "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре 1 нче гимназия юл хәрәкәте яшь инспекторлары белән берлектә үзәк карамагындагылар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклау турында агитацион әңгәмә үткәрде.
Чара өлкәннәр катнашында юл-транспорт травматизмын кисәтү кысаларында үткәрелде. Үзәк белгечләре билгеләп үткәнчә, өлкәннәрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү аларның иминлек гарантиясе булып тора.