Бүген Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә күңел ачу чарасы үткәрелде.
"Бәйрәм барышында балалар җырлар башкарды, табышмакларга җавап бирде, шигырьләр сөйләде. Зур кызыксыну белән балалар музыкаль уен коралларында уйнады”, – дип сөйләде социаль адаптация бүлеге мөдире Алсу Волкова.