"Ялкын" приюты карамагындагылар кулинар осталыкка өйрәнә

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Бөгелмә "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Остазлар: янәшә, бергә!" проектын тормышка ашыру дәвам итә. Бу юлы приют карамагындагылар "Новинка" ҖЧҖ осталары белән пилмән, курник һәм мантый пешерергә өйрәнде.

Приют директоры урынбасары Анастасия Натальина сүзләренчә, балалар азык-төлек продуктларын эшкәртү һәм саклау нормалары һәм таләпләрен белде, көнкүреш җиһазлары һәм предметларны куркынычсыз кулланырга өйрәнде.

Шунысын да әйтергә кирәк, "Новинка" ҖЧҖ белән хезмәттәшлек итү “Бергә булдырачакбыз” Республика проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International