"Бергә булдырачакбыз" проектына хәйриячеләр кушыла

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген, 13 апрель көнне Россиядә меценат һәм хәйрияче көне билгеләп үтелә.

Шулай итеп, агымдагы елда "Бергә булдырачакбыз" республика проектын гамәлгә ашыру кысаларында Казан "Гаврош" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютына 276 мең сум күләмендә хәйрия ярдәме күрсәтелде. Әлеге акчаларга кунак бүлмәсе, шул исәптән, төшке аш һәм акт заллары, хезмәт терапиясе кабинетлары яңа мебель белән җиһазландырылды.

Исегезгә төшерәбез, "Бергә булдырачакбыз" республика проекты ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия политик партиясенең Региональ бүлеге ярдәме белән гамәлгә ашырылып килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International