"Россия Балалары – 2017" ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясе кысаларында Апас районы прокуратурасы бинасында барлык профилактика субъектларының советы утырышы узды.
Чарага социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән әти-әниләр чакырылды. Әлеге чара "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре ярдәме белән үткәрелде.
Утырышның максаты булып ата-аналарга балалар хокукларын яклау турында мәгълүмат җиткерү торды. Чара барышында караучысызлыкны кисәтү, балигъ булмаганнарның хокук бозуларын ачыклау, балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга кагылышлы сраулар каралды.