“Бергә булдырабыз” проектын гамәлгә ашыру турында Яр Чаллы "Асылташ" директоры сөйләде

2017 елның 2 мае, сишәмбе

Бүген чираттагы иртәнге мэриядәге киңәшмәдә Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты директоры Дамир Ханзаров “Бергә булдырабыз” Республика проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

"15 ел эчендә без 3тән 18 яшькә кадәр 3124 балага ярдәм күрсәттек. Шуларның 80 проценты ата-аналары булганнар. Кирәкле социаль ярдәм алу өчен балалар приютта 6 ай дәвамында була. Һәр бала һәм аның гаиләсе хезмәтләр комплексы ала: педагогика, психология, медицина, юридик, көнкүреш", - диде Дамир Ханзаров.  

Шулай ук, директор билгеләп үткәнчә, приютта тулы комплекслы тернәкләндерү курслары үткәрү өчен бар шартлар да тудырылган. төзәтү-үстерүче уеннар һәм дәресләр бүлмәсе җихазландырылган, тренажер һәм спорт заллары, сенсор бүлмәләре бар.

Дамир Ханзаров ассызыклап үткәнчә, приютны сыйфатлы дәрәҗәгә китерергә “Бергә булдырабыз” Республика проекты ярдәм итте. Проектның беренче юнәлеше булып "Кунак бүлмәсе"н оештыру тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International