Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Биектау районында ялгыз һәм ярдәмгә мохтаҗ ветераннарга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән акция старт алды.
Бүгенге көндә акция кысаларында "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге волонтерлары 57 өлкән яшьтәге кешеләр, ветераннар, тол хатыннары һәм тыл хезмәтчәннәре ярдәм күрсәтте.