Татарстанның хезмәт Министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советы “Бергә булдырачакбыз” проектын тормышка ашыру турында мәгълүмат тыңлады

2017 елның 12 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.

Анда катнашучылар Иҗтимагый советы агымдагы елның төп чаралар Планына үзгәрешләр кертте һәм раслады. Утырыш барышында “Бергә булдырачакбыз” социаль проектының тормышка ашырылуы хакында доклад тыңланды. Аның белән хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез, проектта бөтен республика буенча балалар һәм яшүсмерләр өчен 18 социаль приют катнаша. Проектның төп бурычы – приютларда тәрбияләнүчеләгә тернәкләндерү һәм тәрбия чараларын тормышка ашыру өчен, аларны олы тормыш юлына әзерләү өчен  барлык шартларны булдыру.

Шулай ук Иҗтимагый совет әгъзалары дәүләт сатып алу бүлекчәсе эшчәнлеге һәм Министрлыкта үткәрелә торган коррупциягә каршы көрәш буенча чаралар турында мәгълүмат тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International