Халыкара гаилә көне уңаеннан Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаилә бәйрәме узды.
Шәһәр китапханәсе викторина һәм уеннар белән күңелле чара әзерләде. Башта китапханә хезмәткәрләре ата-аналар һәм балаларны искиткеч бәйрәм белән котлады. Балалар шигырьләр укыды, мәкальләр искә төшерде.
Чара ахырында барлык кунаклар һәм катнашучылар фотосессиядә катнашты.