Иртәгә, 24 майда Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 4 нче номерлы гомумбелем бирү мәктәбендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк.
Вакантлы эш урыннарын түбәндәге предприятиеләр һәм оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләре тәкъдим итәчәк: Химзавод АҖ, "Менделеевская ЦРБ", "Кама-Сакс" ҖЧҖ, “Мегатрон” ҖЧҖ, Медиа Технологияләр ҖЧҖ, "Содексо ЕвроАзия" ҖЧҖ, "Менделеевсказот" ҖЧҖ.
Ярминкә үз эшен 9.00 сәгатьтә Фомина ур., 10 (МБОУ "СОШ №4") адресы буенча башлый.