“Буыннан буынга” акциясе кысаларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Югары Ослан Дәүләт инспекциясе милиция лейтенанты Надежда Аксенова булды.
Кунак социаль хезмәт алучыларга җәяүлеләр өчен юл кагыйдәләрен искәртеп узды.
Моннан тыш, Югары Ослан гимназиясенең "ФОРТПОСТ" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) оешмасы яшьләр үзәге вәкилләре Николай Бурдин җитәкчелегендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә юл аркылы чыгарга ярдәм итте.
Очрашу ахырында Надежда Аксенова белешмәлекләр өләште.