Шушы көннәрдә Лениногорск эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырды.
Чарада 16 предприятиенең кадрлар хезмәт вәкилләре чакырылды, шулар арасында "Торос-молоко" ҖЧҖ, "ДОСАФ" Авто-мәктәп, "Водоканал" ҖЧҖ, "ЛС" ҖЧҖ, "Лениногорск үзәк район хастаханәсе", "ТМНУ" АҖ, "Геотех-Сервис" ҖЧҖ, "Жилсервис" ҖЧҖ, "Россия Почтасы" ҖЧҖ һәм башкалар булды.
Эш бирүчеләр химия анализы лаборанты, "ВСДЕ категориясе" машина йөртүче, участок начальнигы, слесарь-сантехник, , ремонтлау буенча слесарь, медицина персоналы, укытучы һәм башка вакансияләр тәкъдим итте.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 134 кеше килде, 30 кеше эшкә юнәлешләр алды.