Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,68% күрсәткечен тәшкил итте

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 30 нче май көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 051 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 211 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,68% күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 35080га тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 3565 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,4 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 753 кеше эшсез дип танылган, шуларның 713е – моңа кадәр хезмәт куйган. 46 граждан оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International