“Бергә булдырабыз” проекты кысаларында "Өмет" приютында бәйрәм чарасы узды

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

“Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашыру кысаларында Мамадыш “Өмет” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында киңәйтелгән Попечительләр Советы утырышы узды. Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов катнашты.

Утырышының пленар өлеше район мәдәният йортында үтте. Докладлар белән "Өмет" приюты директоры Айрат Мавлеев, район башлыгы урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссия рәисе Ришат Сәмигуллин, Мамадыш районы Башкарма комитеты әтиләр Советы рәисе Айрат Шакиров чыгыш ясадылар.

Балаларны яклау көне алдыннан учреждениенең уен мәйданында Сабан туе оештырылды. Бәйрәм программасына халык уеннары, конкурслар, концерт номерлары, спорт ярышлары керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International