Шушы көннәрдә Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм хезмәт күрсәтү бүлекчәсе психологы тарафыннан "Тормыш кыйммәтләре" дип исемләнгән дәрес үткәрелде.
Чарада катнашучылар арасында социаль патронатта торучы гаиләләрдән балалар булды. Дәреснең максаты булып гомумкешелек кыйммәтләрен формалаштыру торды.
Яшүсмерләр бик теләп психологик күнегүләрдә һәм әңгәмәдә катнашты. Ахырда катнашучылар дәрескә йомгак ясады.